news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юл төзелеше 60 процентка башкарылган

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юл төзелеше 60 процентка башкарылган
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Каманы һәм Чаллыны урап уза торган юл төзелешенең өченче этабында ясалма корылмаларның техник әзерлеге 60 процент тәшкил итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты «Волга-Вятскуправдор»ның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган юл төзелешенең өченче этабында Чаллы елгасы өстендә күпер, юл үткәргеч һәм ике транспорт чишелеше төзелә.

Чаллы елгасы аша күпер төзү кысаларында белгечләр җиде терәк төзегәннәр, ригельләр, утырту корылмалары, подферменниклар урнаштырганнар һәм корылманың балкаларын урнаштыруга керешкәннәр. Белгечләргә барлыгы 21, 24 һәм 33 метр озынлыктагы 66 җыелма тимер-бетон балка монтажларга туры киләчәк. Күпердә цинкланган тимердән ясалган барьер, коймалар һәм ясалма яктырту урнаштырылачак.

Моннан тыш, 80 процент җир япмасын төзү буенча эшләр башкарылган. Сезон ахырына кадәр 65 процент асфальт салырга планлаштыралар. Эшләр юл үткәргечләрдә дә алып барыла.

Чаллы елгасы аша күпер озынлыгы 166 метр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100