news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлы «Автодор» идарәсенә тапшырылды

Татарстанда Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлы «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсенә тапшырылган. Хәзер бу юлдан йөрү түләүле булачак. Түләүне 30 декабрьдән 31 декабрьгә төн уртасында кертәчәкләр, дип хәбәр итә дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте.

«Элек автомобиль юлы бушлай режимда файдаланылган һәм кулланучыларга инфраструктура хезмәте күрсәтү өчен җиһазландырылган. РФ Хөкүмәтенең 18 апрельдәге 946-р номерлы карары белән участок түләүле нигездә эксплуатацияләнәчәк», – диелә хәбәрдә.

Тарифлар турындагы мәгълүмат түләүле режим кертелгәннән соң «Автодор – түләүле юллар» сайтында урнаштырылачак.

Юл йөрү өчен түләү җыюдан акчалар юлны карап тотуга һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шулай ук киләчәктә трассаны ремонтлауга юнәлдереләчәк, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта автомобильчеләр бушлай альтернатив маршруттан файдалана ала. Ул Алабуга аша Каманың уң як яры буйлап һәм алга таба Чаллы чикләрендә уза. Аның озынлыгы – 82 км.

news_right_1
news_right_2
news_bot