news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама гуманитар ярдәмнең республика юбилей колоннасын җибәрүдә катнашты

Түбән Кама гуманитар ярдәмнең республика юбилей колоннасын җибәрүдә катнашты
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен 30нчы республика гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдә катнашты. Колоннаны җибәрү «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге химаясында узды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Бүген тугыз фура юлга чыга, шуларның берсе – Түбән Камадан. Без Луганск Халык Республикасында Рубежное халкы өчен 20 тонна гуманитар ярдәм җыйдык», - дип җиткерде «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлекчәсе башкарма секретаре Марина Шәрифуллина.

Колонна составында җимерелгән инфраструктураны һәм торак фондын торгызу өчен кирәкле 200дән артык әйбер бар: төзелеш материаллары, торбалар, эретеп ябыштыру материаллары, генераторлар һ.б. кирәк-яраклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100