news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама газетасы мәктәп матбугаты фестивалендә гран-при яулады

Түбән Кама газетасы мәктәп матбугаты фестивалендә гран-при яулады
Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Түбән Каманың «Адымнар» күптелле гимназиясенең «Адымнар Times» газетасы мәктәп массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә тәкъдим ителде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Чараны Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты оештырды.

Газета өстендә эшләгәндә, балалар басма эшенең нигезләренә төшенде, мәгълүмат һәм аның презентациясе белән эшләргә өйрәнде, чыгарылышта актив катнашты. Газетаның полилингваль юнәлеше бар: материаллар рус, татар һәм инглиз телләрендә языла.

Мәктәп матбугаты фестиваленә йөзләгән медиапродуктлар тәкъдим ителде. Ә «Адымнар Times» газетасы «Мәктәп вакытлы басмасы» номинациясендә фестивальнең гран-при бүләгенә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot