news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама фонтаннар һәм кече архитектура формаларын ремонтлауга 70 миллион сум бирәчәк

Түбән Кама фонтаннар һәм кече архитектура формаларын ремонтлауга 70 миллион сум бирәчәк
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Парклардагы кече архитектура формаларын һәм фонтаннарны ремонтлауга Түбән Кама районы башкарма комитеты җирле бюджеттан якынча 70 млн сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев җәмәгать киңлекләре буйлап эшлекле сәфәр барышында җиткерде. https://tat.e-nkama.ru/ сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Радмир Беляев делегация белән «Велики» паркының, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркының һәм «Кама» шәһәр пляжы торышын карады. Элегрәк шул ук максат белән ул «Гаилә» үзәк паркында һәм Н.В.Лемаев исемендәге скверда булган иде. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы буяу эшләрен башкарырга, газоннарны һәм яшел үсентеләрне карарга, кече архитектура формаларын яңартырга кушты.

Г.Тукай исемендәге паркта балалар мәйданчыгын тулысынча алыштырачаклар һәм бәдрәфләрне ремонтлаячаклар. Киләчәктә скульптураларны реставрацияләү планлаштырыла.

«Барлык паркларда да май-июнь айларында һичшиксез эшләрне башкарачакбыз, ә 1 июньгә безнең пляжны тәртипкә китерергә кирәк. Күп нәрсәне төзергә мөмкин, ләкин киңлекләрне яхшылап карап тотуны да истән чыгармыйк. Киләчәктә Парклар һәм скверлар дирекциясен булдыру турында уйланабыз, дөрес якын килсәк, инде хәзер дә аларны карап тоту өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шулай ук барлык фонтаннарны торгызырга планлаштырабыз – моңа 42 миллион сум сорала», - дип билгеләде Радмир Беляев.

Моннан тыш, узган ялларда Радмир Беляев «Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең «Нефтегазопереработка» бизнес-юнәлеше җитәкчесе – ТАНЕКО генераль директоры Илшат Сәлахов белән Изге чишмәне карады, аны реконструкцияләүгә компания элегрәк акча бүлеп биргән иде. «Анда гарантия йөкләмәсе мәсьәләләре бар. Подрядчы барлык җитешсезлекләрне бетерәчәк», - дип ышандырды Радмир Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot