news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама фермеры Татарстанның иң яхшы крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе булды

Түбән Кама фермеры Мурат Абзалов «Татарстан Республикасында иң яхшы крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Түбән Кама делегациясе Әгерҗе районында Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сөйләвенчә, чара кысаларында түбәнкамалылар авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булган.

«Шулай ук удмурт халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштык. Пленар утырышта, шулай ук түгәрәк өстәлләр вакытында авыл эшмәкәрлеген үстерү, продукцияне сату һәм авылда кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү темалары буенча фикер алыштык», — дип аңлатты ул.

Семинар ел саен үткәрелә торган республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Фото: © http://nkamsk-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100