news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама фельдшерлары йөрәге 10 тапкыр туктаган ир-атны коткарган

Түбән Кама фельдшерлары йөрәге 10 тапкыр туктаган ир-атны коткарган
Фото: https://tat.e-nkama.ru/ 

Түбән Кама район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары йөрәге 10 тапкыр туктаган пациентны коткарган. 54 яшьлек ир-атка инфаркт булган. Медицина хезмәткәрләре өч сәгать дәвамында аны реанимацияләгән. Фельдшерлар, чакыруга килеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, ирне ашыгыч рәвештә хастаханәнең кабул итү бүлегенә илтергә җыена, ләкин ир-атның йөрәге туктый. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.

«Йөрәкне эшләтеп җибәрдек, пациентны носилкага салдык, подъездга гына чыктык, йөрәк яңадан туктады. Подъездда без аны яңадан тормышка кайтардык. Хәл тотрыклану белән ир-атны ашыгыч ярдәм каретасына салдык, ләкин юлда берничә тапкыр туктадык, чөнки йөрәк янә эшләми башлады. Без аны әллә ничә тапкыр эшләттек. Пациентны кабул итү бүлмәсенә алып килгәч һәм табибларга тапшыргач, йөрәк яңадан туктады, яңадан реанимацияләргә туры килде. Мондый өч сәгатьлек марафонда беренче тапкыр катнашуыбыз», - дип сөйләде фельдшер Раил Әхмәтов.

Аның белән бергә чакыруда хезмәттәше Артем Урамов та була. Ике фельдшер да 10 елдан артык хезмәт итә.

Пациентка операция ясаганнар – хәзер ул реанимациядә, әмма шушы көннәрдә палатага күчерәчәкләр. Альберт үзенең коткаручыларына рәхмәт әйтүдән туктамый. «Мин үз тормышым өчен көрәшкән табибларга бик рәхмәтле. Үз эшенең профессионаллары алар. Миңа бәхет елмайды, нәкъ менә шушы егетләр, килеп, ахырга кадәр көрәштеләр, һәм мин исән калдым», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100