news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама эзтабарлары казу эшләре вакытында 8 сугышчының сөякләрен тапкан

Түбән Кама эзтабарлары казу эшләре вакытында 8 сугышчының сөякләрен тапкан
Фото: Алмаз Кашаев, Рафаэль Рәкыйпов

Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Кама эзтабарлары «Хәтер вахтасы»ннан кайтты. Бу юлы казу эшләре Бөек Ватан сугышы вакытында немец фашистлары белән каты бәрелешләр булган Волгоград янындагы далаларда алып барылган. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

«Агачлар аз үскәнлектән, күләгәле урыннар юк дәрәҗәсендә. Эсседә һәм җилдә каты туфракны казу җиңел түгел. Өстәвенә, бөҗәкләр тешләп интектерә, еланнар күп», — дип сөйләде «Нефтехимик» эзтабарлар отряды әгъзасы Рафаэль Лотфуллин.

Сугышта бәрелешләр булган урыннарны төгәл билгеләү җиңел эш түгел. Металл эзләгеч ярдәм итә итүен, ләкин алар белән дә кайвакыт эзгә чыгып булмый. Казу эшләре барышында бөтен команда бердәм эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Берничә кеше көрәкләр белән казый, кемдер җирдәге вак детальләрне эзләп тикшерә. Боларның барысын да сак эшләргә кирәк, чөнки снарядка юлыгырга мөмкин.

«Монда һәрчак сак булырга кирәк. Сугыш булган урыннарда шартламаган сугыш кирәк-яраклары, гранаталардан башлап авиабомбаларга кадәр калган булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Рафаэль Лотфуллин.

Быел беренче «Хәтер вахтасы» на Түбән Камадан «Нефтехимик» эзтабарлар отряды составында 24 кеше барган. Болар — гадәттәгечә, волонтерлар; аларга Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган совет сугышчыларының исемнәрен ачыклау мөһим. Эзтабарлар арасында 4 бала да бар. Мәсәлән, Ярослав Казаков, казу эшләренә әтисенә ияреп килгән. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, аның мондый экспедициягә инде алтынчы тапкыр баруы икән.

«Минемчә, һәлак булган сугышчыларның барысын да табып, исемнәрен ачыклап, кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләргә кирәк», — дип уртаклашты Ярослав.

Ике атналык эзләү эшләре нәтиҗәсендә, 8 сугышчының сөякләрен казып алганнар. Эш барышында эзләүчеләр аларның кайберләренең күмелгән урыннарда мородерлык эзләренә тап булган, сугышчыларның сөякләре мәсхәрәләнгән, таралып ята. Димәк, монда сугыштан соң кемнәрдер булып, үзләренең кара гамәлләрен кылганнар, дигән шик туа.

«Сөяк калдыклары начар хәлдә иде, алар барысы да сынган, чәрдәкләнгән. Бу урында өч көн дәвамында казу эшләре алып баргач, ахырда, чокыр төбендә 2003 елгы консерв банкасы да табылды. Шулай итеп шикләр расланды. Шулай ук солдат медальоны да таптык. Ул яхшы хәлдә сакланган. Аны экспертизага җибәрдек», — дип сөйләде «Нефтехимик» эзтабарлар отряды җитәкчесе Ольга Ланцова.

Шулай ук, «Нефтехимик» эзтабарлар отряды командиры хәбәр иткәнчә, Смоленск өлкәсендә параллель казу эшләре алып баручы «Хәтер вахтасы» ның икенче отряды татарстанлы кызылармияченең сөякләрен дә тапканнар. Хәзерге вакытта аның туганнары да ачыкланган инде һәм аларга җирләүдә катнашырга хәбәр ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100