Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама эзтабарлары Карелиядә самолет калдыклары тапкан
Түбән Каманың «Нефтехимик» эзләү отряды Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләү буенча экспедицияләрдә катнашып, үзләренең изге миссияләрен дәвам итә. Хәзерге вакытта нефтехимиклар Карелиядә уза торган яңа «Хәтер вахтасы»нда эшли. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эзләү эшләре Суоярви районында алып барыла. Экспедициянең беренче көнендә үк отряд әһәмиятле ачыш ясаган: самолет калдыклары табылган.
«Без тапкан очкыч калдыклары бәреп төшерелгән һәм төшкән вакытта җимерелгән булырга тиеш, дип күрсәтә. Хәзер безнең отряд әлеге урында актив рәвештә казу эшләре алып бара – без самолетның номерын таба алырбыз дип бик өметләнәбез, аның буенча экипажны билгели алачакбыз», – дип сөйләде эзләү отряды командиры Ольга Ланцова.
Очкыч калдыкларын казу эшләре белән параллель рәвештә отряд сугышчылар җәсадларын эзләү белән дә мәшгуль.
Нефтехимиклар инде алтынчы ел рәттән Карелиягә «Хәтер вахтасы»на бара. Быел алар якындагы өч атнаны төбәктә уздырачак, Ватанны саклаучылар истәлеге бурычын кайтару өчен бөтен көчләрен куярга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз