news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама эшмәкәрләре мәктәп укучылары өчен бизнес-лекцияләр үткәрә

Түбән Кама эшмәкәрләре мәктәп укучылары өчен бизнес-лекцияләр үткәрә
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада Кече һәм урта бизнес берлеге эшләп килә. Аның эшчәнлеге кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүче затларның һәм оешмаларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән. «Эшлекле дүшәмбе»дә Берлек эше турында идарә рәисе Евгения Ишмаева сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Берлек вәкилләре һәм башкарма хакимият органнары Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә сәнәгать паркларында була. Евгения Ишмаева сүзләренчә, мондый очрашуларның максаты – инвесторларны өйрәнү, таныту һәм җәлеп итү, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә җитештерелә торган продукция реестрын булдыру. Бүген Түбән Кама территориясендә дүрт сәнәгать паркы уңышлы эшләп килә.

Бизнес вәкилләре яшьләрнең китүен анализлау һәм сәбәпләрен ачыклау максатыннан, Түбән Каманың урта махсус һәм югары уку йортларына чыга. Эшмәкәрләр өчен уку аудиторияләре, лабораторияләр һәм белем бирү учреждениеләре остаханәләре буенча экскурсияләр уздыра.

«Мондый очрашулар кысаларында киләчәктә эшкә урнашу белән хезмәт практикаларын оештыру буенча уртак чаралар эшләнә, - дип өстәде Евгения Ишмаева. - Мәктәпләрдә бизнес-лекцияләр проектын башлап җибәрдек. Эшмәкәрләр укучыларга үзләренең бизнес юллары турында сөйли, балаларга хыялдагы эшне ничек табарга кирәклеге турында киңәшләр бирә».

Шулай ук даими рәвештә Берлек түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, форсайт-сессияләр үткәрә. Анда кече һәм урта бизнес вәкилләре алдында торган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышалар.

Моннан тыш, эшмәкәрләр мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм җыюда актив катнаша. Октябрь аенда Берлек һәм иганәче ярдәме белән «Очрашу» клубы ачылган. «Клубка ремонт ясалды һәм музыка аппаратурасы сатып алынды, – дип ачыклык кертте Евгения Ишмаева. - Хәзер клубта даими рәвештә төрле чаралар, иҗади кичәләр үткәрелә. Анда өлкән яшьтәге кешеләр күңелләренә хуш килердәй шөгыль, яңа танышлар таба һәм вакытын файдалы үткәрә ала».

«Яшьләр безнең шәһәрдә калсын өчен, бизнеста яңа мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Балачактан ук түбәнкамалыларны бизнеска өйрәтү мөһим. Алар безнең шәһәрдә дә уңышка ирешеп булачагын аңларга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot