news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама депутаты Рубежноеда социаль учреждениеләрдә булды

Түбән Камадан Луганск Халык Республикасының социаль учреждениеләренә 3 тонна адреслы гуманитар ярдәм китерелде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Йөкне Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты, бизнес бергәлеге, иҗтимагый оешмалар, муниципалитетлар һәм битараф булмаган гражданнар белән бергә җыйды.

Ярдәм Рубежное шәһәренә җибәрелде. Делегация составында Түбән Кама районы шәһәр советы депутаты Кирилл Шабалин да бар иде. Визит барышында алар инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәгендә, шулай ук «Йолдыз» патриотик үзәгендә һәм тагын ике мәгариф оешмасында булды.

Яшьләр парламенты вәкилләре Рубежное администрациясе белән киләчәктә хезмәттәшлек планнары, шул исәптән Луганск Халык Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү кысаларында да фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100