Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама депутатлары гаиләләрнең сәламәтлеген саклау чараларын яхшырту турында сөйләште
Түбән Кама шәһәре һәм районының социаль мәсьәләләр буенча депутат комиссияләре Перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Депутатлар бала тудыру йортының елына 5 мең бала табуга исәпләнгән яңартылган Б корпусын карады. Аларга экскурсияне «Түбән Каманың Перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсе» баш табибы Алексей Толстиков үткәрде. Биредә кабул итү-диагностика бүлеге, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге, операция блогы, бала табу бүлмәләре, «ана һәм бала» палаталары, ургент һәм рентген кабинеты урнашкан.
«Түбән Кама хатын-кызлары иң яхшы шартларга лаек. Бала тудыру йортын реконструкцияләү – бинаны капиталь ремонтлау гына түгел, ә логистика буенча яңа карарлар һәм блокларны җиһазлау», - дип билгеләде Алексей Толстиков.
Депутатлар шулай ук район балалар хастаханәсенең сөт тарату пункты һәм күптән түгел яңартылган кабул итү-диагностика бүлеге эше белән танышты.
Моңа кадәр депутатлар балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән башка социаль, мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә булдылар һәм аларның эшчәнлеген өйрәнделәр. Делегация барлык учреждениеләр коллективларының системалы һәм максатчан эшләвен билгеләп үтте, дип сөйләде шәһәр советының социаль сәясәт комиссиясе рәисе Татьяна Куприянова.
Утырышта депутатлар гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль учреждениеләрнең эшчәнлеген яхшырту, яшь кадрларны медицина учреждениеләренә җәлеп итү, яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше культурасын тәрбияләү һәм халыкның медицина белеме арттыру мәсьәләләрен карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз