news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түбән Кама чаңгы юллары 2025» ярышында 5 меңнән артык кеше катнашты

«Түбән Кама чаңгы юллары 2025» ярышында 5 меңнән артык кеше катнашты
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

«Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия акциясе кысаларында «Түбән Кама чаңгы юллары 2025» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 5,2 мең түбәнкамалы катнашты. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Быел ярыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ярышларга стартны район башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алексей Урезов бирде. Һәвәскәрләр, профессиональ спортчылар, мәгариф учреждениеләре укучылары, студентлар һәм предприятие хезмәткәрләре 5, 3 һәм 1,5 чакрым юл үтте.

Катнашучыларның һәр категориясе өчен тиешле дистанцияләр сайлап алынды. Йөгерү нәтиҗәләре ГТО нормативларын тапшыру исәбенә керде.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр. Шулай ук массакүләм чаңгы ярышлары Түбән Кама районының авыл җирлекләрендә дә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot