Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама белән Чаллы арасында тиз йөрешле трамвай йөри башларга мөмкин
Түбән Кама һәм Чаллы арасында тиз йөрешле трамвай җибәрергә тәкъдим итәләр. Шәһәр халкы үз идеяләре белән «Кама 2050» платформасында уртаклаша. Бу фикерләр Кама агломерациясенең мастер-планына керергә мөмкин. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru хәбәр итә.
«Агломерациянең ике иң зур шәһәрен тиз йөрүче трамвай/электричка белән бәйләргә кирәк, анда юлга 20 минутка якын вакыт китәчәк», — дип саный автор.
Моннан тыш, Түбән Кама халкы беренче сәнәгать зонасы территориясендәге җәяүлеләр кичүен кире кайтарырга тәкъдим итә.
«Якында гына светофор бар һәм аерым фазада җәяүлеләрне җибәрергә мөмкин булыр иде», — дип яза шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз