news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама башлыгы: БПЛА һөҗүменнән соң эвакуацияләнгән кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә

Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә зыян килгән күпфатирлы йорттан эвакуацияләнгән һәм «Шифалы» шифаханәсендә урнаштырылган кешеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрләрдә районга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килү турында язганда хәбәр итте.

Район җитәкчесе шулай ук вакытлыча урнаштыру пунктындагы кешеләр өчен яшәү һәм туклану оештырылуын ассызыклады.

«Рөстәм Нургалиевичка Түбән Камага шәхси игътибары һәм халкыбызга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт. Безнең өчен бу бүгенге көндә аеруча мөһим», – дип өстәде Радмир Беляев.

Татарстан Рәисе Түбән Камага сәфәре вакытында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә зыян килгән күпфатирлы йортны карады һәм вакытлыча урнаштыру пунктындагы кешеләр белән аралашты. Йортны караганнан соң, ул зыян килгән конструкцияләрне тиз арада сүтү һәм яңадаң төзекләндерү эшләрен башкарырга, шулай ук бөтен бинага капиталь ремонт ясауны тәэмин итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot