news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама Башкарма комитетында Разил Вәлиевне бер минут тынлык белән искә алдылар

Түбән Кама Башкарма комитетында халык шагыйре һәм язучы Разил Вәлиевне бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Ул Разил Вәлиевнең Түбән Кама районында тууын, шәһәрнең мактаулы гражданины булуын билгеләп үтте. «Ул Түбән Кама өчен бик күп эшләр башкарды», - дип искәртте район башлыгы.

Узган шимбәдә Вәлиевне соңгы юлга озаттылар.

«Разил Исмәгыйль улы, аның бүләкләре турында күп сөйләргә мөмкин. Ул – легендар шәхес, Түбән Каманы гәүдәләндерүче кеше. Разил Вәлиев Түбән Каманың иң хөрмәтле кешесе иде», - диде Муллин һәм бер минут тынлык игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100