news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Камил Нәҗмиев билгеләнде

Түбән Камада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Камил Нәҗмиев билгеләнде. Аны шәһәр Советында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы, район башлыгы урынбасары Александр Умников тәкъдим итте.

«Камил Рим улы җирле үзидарә органнарында 2015 елдан бирле эшли. Минзәлә районы башлыгы урынбасары, Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде, 2021 елдан «Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенең Түбән Камада филиал директоры урынбасары вазифасын башкарды», – дип билгеләп үтте ул.

Нәҗмиев Кама дәүләт физик культура институтын «физкультура укытучысы» белгечлеге буенча һәм Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Мәгариф өлкәсендә эшләгән: Тауасты Байлар төп гомуми белем мәктәбендә белгечлеге буенча, 2001 елдан 2007 елга кадәр районның дәүләт кино учреждениесе директоры була.

2015 елга кадәр Нәҗмиев Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятен җитәкли. 2015 елның ноябреннән 2018 елның 11 декабренә кадәр Минзәлә районы башлыгы урынбасары, 2018 елдан 2021 елга кадәр Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100