news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама балалары алгы сызыктагы солдатлар өчен Яңа ел бүләкләре әзерләгән

Түбән Кама балалары алгы сызыктагы солдатлар өчен Яңа ел бүләкләре әзерләгән
Фото: Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Түбән Кама шәһәрендә 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре һәм педагоглары белән бергә хәзер алгы сызыкта хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр өчен Яңа ел бүләкләре әзерләгән.

Берничә көн дәвамында балалар үз куллары белән открыткалар, брелоклар ясаган һәм солдатлар өчен теләкләр язган. Әзер булган бүләкләрне бергәләп төреп, тартмаларга салганнар.

Әти-әниләр һәм бакча коллективы шулай ук татлы бүләкләр җыюда актив катнашкан.

«Солдатларга нык сәламәтлек телибез, барысы да исән-имин кайтсыннар һәм дөньяда тынычлык урнашсын», — дип белдерде 66 нчы балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбиячесе Оксана Казаморова.

Бүләк комплектларына открытка, имбир печеньесе, теләкләр белән брелок, чәй, каһвә һәм татлы ризыклар кергән. Яшь булуларына карамастан, балалар солдатлар өчен мондый игътибарның мөһимлеген аңлый.

«Без солдатларга открыткалар ясадык. Мин танк һәм очкыч рәсеме ясадым. Солдатлар өчен татлы ризыклар әзерләдек, алар чәй эчсен», — дип сөйләгән 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Айгөл Арсланова.

news_right_1
news_right_2
news_bot