news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама балалар хастаханәсенең элеккеге баш табибы Рамил Хәмидуллин вафат булган

Түбән Кама балалар хастаханәсенең элеккеге баш табибы Рамил Хәмидуллин вафат булган
Фото: Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе

Түбән Кама балалар хастаханәсенең элеккеге баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Рамил Хәмидуллин вафат. Бу хакта Түбән Кама шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

Рамил Әзгать улы кырык елдан артык үз һөнәренә тугры булган. Шул вакыт эчендә ул участок табибы – педиатрдан алып перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибына кадәр юл үтә.

Аның вафаты медицина җәмәгатьчелеге өчен дә, аны белгән һәркем өчен дә авыр югалту булды, диелә хәбәрдә

Рамил Хәмидуллин белән хушлашу бүген сәгать 10да Түбән Каманың үзәк мәчете янында була.

news_right_1
news_right_2
news_bot