Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама балалар хастаханәсенең баш табибын озаттылар һәм яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр
Түбән Камада сәламәтлек саклау системасында кадрлар үзгәреше булды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.
Алексей Толстиков Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифасыннан китә, дип белдерде ул.
«Алексей Петрович һәрвакыт үз эшенә җаваплы каравы, иҗади алымнары һәм иң катлаулы бурычларны чишәргә әзер булуы белән аерылып торды. Аңа зур рәхмәт белдерәм һәм яңа эш урынында уңышлар телим», — дип билгеләп үтте Александр Умников.
Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең яңа баш табибы итеп Марат Насыйбуллин билгеләнде.
Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, балалар хирургиясе кафедрасында интернатура үткән. Һөнәри эшчәнлеген Казанның 7нче шәһәр поликлиникасында балалар хирургы буларак башлаган. Аннары алты ел дәвамында Республика клиник хастаханәсендә эшләгән. Соңыннан Чаллы медицина учреждениеләрендә хезмәт иткән, анда үзен квалификацияле белгеч итеп таныткан. 2025 елдан «Алабуга» махсус икътисади зонасының медицина хезмәте структурасында эшләгән.
Александр Умников яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итте һәм аңа уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз