news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама балалар хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Түбән Кама балалар хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды
Фото: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте

Түбән Кама балалар район хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Наил Фәйзрахманов, кунаклар һәм пациентлар катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Салих хәзрәт ассызыклаганча, намаз бүлмәсендә балалары белән хастаханәдә ятучы ата-аналарга да, медицина персоналына да уңайлы шартлар тудырылган. Келәм җәелгән, тәһарәтханәсе булган бүлмә дәвалау корпусының 1нче катында урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot