news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама балалар бакчасы махсус операция хәрбиләре өчен коры душ әзерләде

Түбән Кама шәһәренең 23нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре изге эшкә – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ ясауга кушылды. Бүген балалар янына мастер-класс үткәрү өчен «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары килгән.

Надежда Баһаветдинова тәкъдим иткән фото

«Без гуманитар ярдәм җыябыз һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез. Бүген без сезнең белән коры душ ясарбыз, хәзер мин аның ничек эшләгәнен аңлатам», – дип сөйләгән волонтерлар балаларга.

Балалар һәр пакетка инструкция салып куя. Ә аны әйләндереп куйсаң, солдат аның авторы – бала икәнен аңлый: арткы якта – йөрәкләр, триколор һәм игелек, тынычлыкка ышаныч белән сугарылган кыска хәбәрләр.

Надежда Баһаветдинова тәкъдим иткән фото

Мастер-класска балалар бакчасының чыгарылыш төркеме балалары да кушылган. Быелдан алар «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия хәрәкәтенең әгъзалары булып тора. Өлкән сыйныф укучылары-кураторлар балаларга волонтерлыкта беренче адымнарны ясарга булыша, аларда җаваплылык хисе һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

«Әхлакый-патриотик тәрбия бездә көн режимына салынган. Иртәдән кичкә кадәр бу нинди дә булса эшчәнлектә чагыла. Безнең балалар өлкәннәргә дә, кечеләргә дә актив ярдәм итә», – дип сөйләгән 23нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Юнысова.

Моннан тыш, әлеге учреждениедә гуманитар ярдәмне даими җыю оештырылган. Педагоглар, ата-аналар һәм балалар сугышчыларга кирәкле әйберләрне алып килә, ә посылкаларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсемнәрен һәм хатларын салалар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Без авыр вакытларның җәмгыятебезне берләштергәнен күрәбез. Татарстанлылар, йөрәк кушуы буенча, безнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт өчен һәм шефлык иткән шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.

Материал Надежда Багаутдинова катнашында әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot