Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама байкерлары онкопациентлар өчен акция оештырды
Түбән Кама байкерлары «Без бергә» оешмасының онкопациентлары белән очрашты. «Распахни крылья» дип аталган акция Чулман яры буенда узды.
«Бүгенге көн безнең өчен үзенчәлекле, без аны берничә ел көттек! Бу безнең хыялыбыз иде: байкерлар белән очрашу, матур мотоциклларда утыру», - дип язган Елена Мусаева үзенең социаль челтәр сәхифәсендә.
Очрашуга дәвалану, химиотерапия, нур терапиясе, операциядән соң һәм ремиссиядә булган түбәнкамалылар килде.
«Барысы да зур теләк белән килде, чөнки нәкъ менә шундый очрашулар авыр вакытта кешеләрне берләштерә, тормышны яраттыра, көч бирә һәм эмоциональ яктан шатландыра. Авырган кешегә ялгыз калмаска, көрәшергә һәм бирешмәскә кирәк. Уңай караш авыруны җиңәргә ярдәм итә», - диде Елена Мусаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз