news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама бадминтончылары Бөтенроссия турнирында призлы урыннар алган

5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Чиләбедә бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 10 төбәгеннән 96 спортчы катнашты. Турнирда Чиләбе өлкәсе, Татарстан Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Приморье һәм Пермь крайлары, Түбән Новгород, Свердловск, Омск өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Донецк Халык Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе вәкилләре катнашты.

Түбән Кама тренер-укытучысы Никита Кулагинның спортчылары берничә бүләк яулады. Бу хакта Түбән Кама шәһәренең Tatar Life сайты хәбәр итә.

«Матвей Ерофеев 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ялгыз разрядта икенче урынны алды, шулай ук ир-атлар арасында парлы разрядта көмеш һәм катнаш парлы разрядта бронза призер булды. Сердар Тачкулиев ир-атлар арасында парлы разрядта бронза медаль яулады. Эльвира Зарипова 11 яшькә кадәрге спортчылар арасында катнаш парлы разрядта икенче урын алды», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot