news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада автобуслар һәм трамвайларда йөрү бәясе 23 сумга төшерелде

Түбән Кама халкы «Яндекс Go» кушымтасында «Транспорт» сервисы аша түләгәндә автобусларда һәм трамвайларда 23 сумга йөри ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый ысул белән түләгәндә пассажирлар 50 процент ташлама ала. Түләү өчен смартфоннан файдалану да җитә.

Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Күптән түгел бездә автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен «Яндекс Go» кушымтасында «Транспорт» сервисы аша түләү мөмкинлеге барлыкка килде, ягъни телефон гына кулланыла. Һәм бу сервистан файдаланучылар өчен яхшы яңалык бар», – дип билгеләде Беляев.

Мэр шулай ук хәбәр иткәнчә, быел Түбән Камада 50 тукталыш павильоны яңа мәгълүмат панельләре белән җиһазландырылачак. Таблода пассажирлар маршрут номерларын, автобус яки трамвай килү расписаниесен һәм вакытын, шулай ук һава торышы турындагы мәгълүматны реаль вакыт режимында күрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot