news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама архивының 11 документы аеруча кыйммәтле дип танылган

2023 елда Түбән Кама архивының 11 документы аеруча кыйммәтле дип танылган. Алар Түбән Каманың барлыкка килү тарихын беренче төзүче Кәрим Вәлиуллинның шәхси көндәлекләре буенча сөйлиләр. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә архив җитәкчесе Лиана Канунникова сөйләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы архивы 432 фондның сакланышын тәэмин итә, бу 101 015 меңнән артык саклау берәмлеген тәшкил итә.

«Архивның иң кызыклы чыганакларының берсе-шәхси фондлар. Алар шәһәр тарихы турында булган күзаллауны баета», - дип билгеләп үтте Лиана Канунникова.

Түбән Кама архивында бүгенге көнгә 11 шәхси фонд булдырылган. Алар арасында сугыш елларында халык мәгарифе отличнигы, РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче Галимҗан Вәлиев, Бөек Ватан сугышында катнашучы, рәссам, педагог, туган якны өйрәнүче Алексей Ларионов хатлары бар.

Аның фондында сәүдәгәрләр Стахеевлар турында тарихи мәгълүматлар, шулай ук Красный Ключ торак пункты турында кулъязмалар бар. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган табибы, стационарның дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең кардиолог табибы Рәисә Мерясеваның яңа фонды да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100