Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә татар теле дәресләре башланды

Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә барлык теләүчеләр өчен атна саен үткәрелүче татар теле дәресләре башланып китте. Ул 2024 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курслар һәр атна ир-атлар өчен сишәмбе көнне (18.00-20.00 сәгатьләрдә), ә хатын-кызлар өчен дүшәмбе көнне (18.00-20.00 сәгатьләрдә) үткәрелә. Әлеге дәресләргә татар телен башлап өйрәнүчеләр дә, дәвам итүчеләр дә йөри ала. Хәзерге вакытта дәресләргә 17 кеше язылды. Укулар бушлай. Дәресләрне югары категорияле татар теле укытучылары Илһам Ишмөхәммәтов һәм Зәйнәп Хәсәншина алып бара.
Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә 25 кеше сыйдырышлы татар теле кабинеты бар, ул барлык уку-методик әсбаплары, яңа парталар белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук язучылар һәм китапханәчеләр белән очрашулар оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз