news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының яңа сезоны башланды

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының яңа сезоны башланды
Фото: Түбән Кама мөхтәсибәте

Түбән Кама мөхтәсибәте Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 14нче сезоны башланды. Экспресс-курс 5 дәрестән тора. Бу вакыт дәвамында катнашучылар ислам нигезләре белән танышачак һәм намаз укырга өйрәнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Быел формат тагын да уңайлырак: элек дәресләр якшәмбе көнне генә уздырылса, хәзер курс шимбә көннәрендә дә «Нур» мәчетендә уза.

Укуга инде 30дан артык ир-ат һәм 70тән артык хатын-кыз кушылган. Дәресләр заманча мультимедиа чаралары ярдәмендә рус һәм татар телләрендә алып барыла.

Сезон курста катнашучы ханымнар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot