Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә театрлары Камал театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтә
Камал театры Чаллыда гастрольләрдә булганда театр сәхнәсендә Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә театрлары үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.
Камал театрының Чаллы гастрольләре 13 – 19 февраль көннәрендә узачак. 14, 15 февраль көнне 13.00 сәгатьтә Түбән Кама театры Толстойның «Холстомер» әсәре буенча куелган «Алаша» спектаклен күрсәтә. 14 февраль көнне 19.00 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы, 15 февральдә – Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» комедиясе.
16, 17 февраль көннәрендә Камал театры сәхнәсендә Минзәлә театры труппасы ике спектаклен күрсәтә. Театр Казан тамашачысы өчен Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» һәм Илгиз Зәйниев Минзәлә театры өчен махсус язган «Ситса туй» спектакльләрен алып киләчәк.
18, 19 февраль көннәрендә Әлмәт театры Камал театры сәхнәсендә Айдар Җаббаров куйган ике спектаклен күрсәтә. Тамашачының күп санлы сораулары буенча театр кабат Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен алып килә. 19 февраль көнне Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» драмасы күрсәтелә.
Камал театры 6 көн дәвамында Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә һәм «Энергетик» мәдәният йортында соңгы елларда куелган спектакльләрен күрсәтәчәк. Гастрольләр 19 февраль көнне Түбән Кама Халык иҗаты йортында төгәлләнәчәк.
Камал театры Чаллыга Фәрит Бикчәнтәев Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча чыгарган «Көзге кайтаваз», Айдар Җаббаров чыгарган «Ситса туй» (Илгиз Зәйниев), «Көл», «Санаулы кичләр» спектакльләрен, Илгиз Зәйниев чыгарган «Өйләнәм.tat» һәм легендар «Гөргөри кияүләре»н алып бара. Шулай ук театр оркестры концерты да күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз