news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама аграрийлары терлек азыгын июнь аенда әзерләргә җыена

Түбән Кама аграрийлары терлек азыгын июнь аенда әзерләргә җыена
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама терлек азыгы әзерләүдә 9 берәмлек терлек азыгы җыю комбайны, 74 берәмлек үлән чапкыч һәм 35 берәмлек пресслаучы техника җәлеп ителә. Яшел массаны ташу өчен йөздән артык берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы әзерләнгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Терлек азыгы әзерләү - авыл хуҗалыгында иң мөһим бурычларның берсе. Түбән Кама аграрийлары бу мәсьәләгә бик җаваплы карый», - дип яза Түбән Кама муницпаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре җитәкчелегендәге комиссия Түбән Кама районы хуҗалыкларының терлек азыгы җыеп алуга әзерлеген тикшерде.

Комиссия Түбән Кама аграрийларының эшен уңай бәяләде. Белгечләр терлек азыгы әзерләүгә июнь башында ук керешәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100