news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама аграрийлары республика конкурсында җиңү яулады

Түбән Кама аграрийлары республика конкурсында җиңү яулады
Фото: https://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама районы агросәнәгатьчеләре техниканың чәчү эшләренә әзерлеге республика смотр-конкурсында җиңү яулады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов шәһәр администрациясендәге атналык планеркада сөйләде. https://nkamsk-rt.ru/ сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Искәртик, Альфред Нигъмәтҗанов авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү юнәлешенең кураторы булып тора. Шулай ук ул районда язгы кыр эшләре башлануы һәм аграрийларда чәчү өчен кирәкле орлыкларның җитәрлек күләмдә булуы турында хәбәр итте.

«Быел чәчү өчен 49 мең гектарга якын җир бүлеп биреләчәк. Районда терлекчелек яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot