news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүчеләрне балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итәргә чакыралар

Түбән Камада яшәүчеләрне балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итәргә чакыралар
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләүдә ярдәм ит» традицион акциясе башланды. Ул авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү, мәктәпкә әзерләү, аларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатыннан уздырыла.

Мәктәп кирәк-яракларын җыю И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (Тукай ур., 21) эш көннәрендә 9:00 17:00 сәгатьләргә кадәр үткәрелә. Шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләрендә дә бу эш оештырыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Күп еллар дәвамында битараф булмаган кешеләр Түбән Кама муниципаль районында мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә булыша. Чакыруга кушылган түбәнкамалыларга рәхмәт белдерәбез һәм район халкын да акциягә кушылырга чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте социаль челтәрләрдәге битендә Түбән Кама муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot