Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама 1 сентябрьдән җәмәгать транспортында кондукторлардан баш тартачак
Түбән Кама 1 сентябрьдән җәмәгать транспортында интеллектуаль системага күчәчәк, шуның нәтиҗәсендә кондукторларга ихтыяҗ юкка чыгачак. Бу хакта Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев әйтте.
«Түбән Кама «Яндекс» компаниясе белән җәмәгать транспортына бәйле килешү төзегән Россиядә беренче шәһәр булды. Без тулысынча кондукторлардан баш тартабыз: интеллектуаль система булачак. Барлык тукталышларда экраннар, онлайн-табло булачак. Бу халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын нык яхшыртачак», - диде Беляев.
Сүз бүген Түбән Кама шәһәре, «Яндекс Транспорт» ҖЧҖ һәм «Социаль карта» АҖ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую турында бара. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз