news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Түбән Барыш халкы гореф-гадәтләрне яңарту кичәсенә җыелды

Апас районы Түбән Барыш халкы гореф-гадәтләрне яңарту кичәсенә җыелды
"Апас-информ"

Апас районы Түбән Барыш авылы клубында эчтәлекле чара узды. Клуб мөдире Ләйсән Зарифуллина барлык авыл халкын «Капка төбе»нә кич утырырга чакырды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

«Халыкара хатын-кызлар көнендә авыл клубында йолаларны, гореф-гадәтләрне яңарттык. Безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Капка төбендә җырладык та, биедек тә, апалар, сеңелләр бирелгән биремнәрне кызыклы итеп үтәргә тырышты. Яшьлектә булган вакыйгаларны искә төшереп бик күңелле ял иттек», - диде «Капка төбе» кунагы, авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.

«Авыл апалары үзләре бик актив, сценарийны да үзләре әйтеп бирә. Кызыклы вакыйгаларны сөйлиләр. Рәхимә апа Шәвәлиева авылыбызда яшәүче чуваш дусларыннан киемнәрен алып, биюләрен өйрәнеп килгән иде. Җирлектә яшәүче рус, татар, чуваш милләте гореф-гадәтләрен барлап, яшь буынга күрсәтә алдык. Милләтләр дуслыгы озак еллардан бирле ничек сакланган булса, шулай дәвам итсен иде», – дигән теләкләре белән уртаклашты Ләйсән Зарифуллина.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot