news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туапседа Украина һөҗүмендә 30 торак йортка зыян килгән

Туапседа Украина һөҗүменнән соң 30 торак йортка зыян килгән. Бу хакта Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте, дип яза ТАСС. Моннан тыш, БПЛА калдыклары ике уку йорты һәм музыка мәктәбенә төшкән.

«БПЛА калдыклары 24 шәхси һәм 6 күп фатирлы йортка, шулай ук 2 уку йортына һәм музыка мәктәбенә зыян китергән», - дип сөйләгән Кондратьев.

Урында зыянны бәяләү буенча комиссияләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot