news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туапседа су басу вакытында һәлак булучы бар

Краснодар өлкәсенең Туапсе районында 22,3 мең хуҗалык, 72,5 мең кеше су баскан мәйданнарда калган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Краснодар өлкәсенең Туапсе районында көчле яңгырлар ява. Су басу белән бәйле бәла-каза вакытында бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Туапсе районының  Кривеньковская станицасында су басу вакытында бер хатын-кыз һәлак булу турында мәгълүмат килде. Урынга тикшерүчеләр китте", - дип сөйләгән матбугат хезмәте вәкиле.

Фаҗига буенча тикшерү эшләре бара.

  • 24 октябрьдә кичке алтыда Туапсе районында 116 мм явым-төшем булган. 22,3 мең хуҗалык, 72,5 мең кеше су баскан мәйданнарда калган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100