news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туңдырма көне» 22 июльгә күчерелгән

Фестивальне башта 8 июльдә уздыру планлаштырылган иде, әмма яңгырлар көтелү сәбәпле, оештыручылар аны ике атнага соңрак үткәрергә уйлаган.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Казанның «Кырлай» паркында узачак «Туңдырма көне», яңгырлы һава торышы булу сәбәпле, 22 июльгә күчерелгән. Тәмле фестивальне башта 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә уздыру планлаштырылган иде.

«Туңдырма көне» оештыручыларына аны уздыру көнен, яңгырлар көтелү сәбәпле, ике атнага алгарак күчерергә туры килгән. Бәйрәм 22 июльдә узачак. Тәмлетамаклар өчен шоу-программа, уеннар һәм тәм-томнар 11дән 18 сәгатькә кадәр көтелә», – диелә оештыручылар хәбәрендә.

Искәртеп узыйк, бәйрәм вакытында парк территориясендә уникаль уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Анда кергәндә, һәр кеше, "пломбир картасы"на ия булып, автомат рәвештә “Чын пломбирны эзләп тап” дигән мавыктыргыч квест катнашучысы булачак. Уенны ахырына кадәр үткән һәркем сәгать саен оештыручылар үткәргән бәйгеләрдә тәмле һәм файдалы бүләкләр алырга мөмкин.

Көн дәвамында паркта төсле буяулардан аквагрим ясаячаклар, шулай ук җәйге фотозона һәм батут эшләячәк. Аннан кала туңдырманы бизәү буенча мастер-класс үтәчәк.

Концерт программасына диджей чыгышы, балалар бию ансамбльләре һәм "Fiesta" кавер-төркеме, бию флешмобы, төрле бәйгеләр кертелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100