Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ту-160 ракета йөртүче самолетының сынау очышлары башланды
2017 елда Казан авиация заводында әлеге очкыч, тәҗрибә уздыру максатларында, очу-сынау станциясенә чыгарылган иде.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган атнада стратегик Ту-160 ракета йөртүче самолетының сынау очышлары башланды, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы оборона-сәнәгать комплексындагы чыганакка сылтама ясап.
2017 елның ахырында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында стратегик ракета йөртүче очкычның тәҗрибә үрнәген очу-сынау станциясенә чыгару һәм тапшыру тантанасы булган иде. Ул чагында РФ ерак авиация командующие Сергей Кобылаш самолетның 2018 елның февралендә беренче тапкыр һавага күтәреләчәге, ә март-апрель айларында аның РФ Кораллы көчләренә тапшырылачагы хакында хәбәр иткән иде.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга сәфәре кысаларында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булып, яңартылган Ту-160 бомбардировщигының күрсәтмә очышын күзәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз