news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ту-160 «Белый лебедь» очкычын ясаган мәшһүр авиаконструктор Валентин Близнюк вафат

Татарстан Президенты авиаконструкторның хатынына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Ту-160 «Белый лебедь» очкычын ясаган мәшһүр авиаконструктор Валентин Близнюк вафат
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Ту-160 «Белый лебедь» очкычын ясаган мәшһүр совет авиаконструкторы Валентин Близнюк 91 яшендә вафат булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авиаконструкторның хатыны Людмилага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы – авиация сәнәгате өлкәсендә ныклы традицияләре булган төбәк. Без Казан авиация заводында легендар Ту-160 очкычлары төзелүе белән хаклы рәвештә горурланабыз», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасында.

Ул билгеләп үткәнчә, авиаконструкторның бакый дөньяга күчүе – аның гаиләсе өчен дә, бөтен илебез өчен дә гаять зур югалту. «Ихлас күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Бу кайгылы көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык теләп калам», - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot