news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТУ-154 һәлакәтендә гомере өзелгән Җәфәр Нәсибуллинны Түбән Новгородта якташлары искә ала

Рәхилә апа белән Әнвәр абзый Нәсибуллиннарның икенче улы Равил 2010 елда юл hәлакәтендә вафат була, хәзер инде олы уллары Җәфәр дә юк.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ", “Туган як”, Вафа Камалетдинов). 2016 елның 25 декабрендә Сочидан кузгалып очып киткән ТУ-154 очкычының hәлакәткә очравын, Кара диңгезгә төшеп берничә мең кисәккә тетелү хәбәрен бөтен ил халкы тетрәнеп тыңлагандыр. Очкычтагы 92 кешенең берсе дә исән калмый: экипажы да, журналист-корреспондентлар да, 68 кешедән торган Александров исемендәге Россия Армиясенең җыр hәм бию хәрби ансамбле дә. Ниятләре изге: Сириядә, Хмейминда хәрбиләргә Яңа ел алдыннан концерт куярга дип юлга чыкканнар алар. Һәлакәткә дучар булып hәлак булганнар арасында берничә татар кешесе дә, исемлектә тамырлары белән Түбән Новгород өлкәсенең Сабачай авылына тоташкан Җәфәр (Евгений) Әнвәр улы Нәсибуллин да бар, дип яза Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” татар газетасы.

Мәскәүдә, Казанда hәм Сабачайда яшәүче күп санлы кардәшләре кайгы-хәсрәтнең, мондый фаҗиганең нинди авыр икәнен тагы да тирәнрәк аңлаганнардыр.

Җәфәр Нәсибуллин 1964 елда Мәскәүдә туып, 1988 елда Гнесиннар исемендәге музыкаль училищены тәмамлаган. Ренат Ибраhимов, Роза Хабибуллиналар белән дә бергә аралашып, жырлап йөреп алган. 1991-1995 елларда “Любэ” төркемендә (Игорь Матвиенко, Расторгуевлар), бэк-вокалист булып жырлап йөри. Татарча да (мәсәлән: “Ай, былбылым” җырын) бик матур җырлый торган булган. 1995 елдан Пятницкий исемендәге хорда чыгыш ясый. Соңгы елларда Александров исемендәге Россия Армиясенең җыр hәм бию хәрби ансамблендә эшли. Аны ачык күңелле, аралашучан булуы өчен дә хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Игорь Матвиенко да “Пусть говорят” телетапшыруында: “Иң сәләтле укучым”, - дип бәяли.

Мәрхүм Җәфәр Нәсибуллинның нәселе Сабачай авылы белән нинди бәйләнештә соң?

Әнисе Рәхилә (1937 елгы) Мәскәүдә туа. Аның әтисе Фатих Фәхретдинов (“Пәкруз” Фатихы - 1897 елгы) зур гаиләсен алып сугыш алдыннан Сабачайдан Мәскәүгә күчкән була. Барлык балалары да авылда туган, Мәскәүдә инде соңгы кызы Рәхилә генә дөньяга килә. Аның байтак туганнары яшь вакытта ук вафат булганнар.

Мәрхүм Җәфәрнең әнисе Рәхилә апаның үз әнисе Хатимә (1893 елгы) тутай зур, танулы нәсел кешесе (әтисе - “Зәллә” Сабиты, Сабитның әтисе “Зәллә”- Зәйнулла, бабасы - Алимбәк). Хатимә тутайның туганнары күп.

Рәхилә апа Мәскәүдә туып үссә дә, татарча да - авылча бернинди акцентсыз, бик чиста сөйләшә. Бик еш әнисе Хатимәнең Сабачайдагы “Муклука” читендәге туган йортына килеп йөргән, Җәфәрне дә китергәләгән. Авылдагы бик күп нәселләрнең кая яшәгәннәрен дә, кушаматларын да яхшы белә. Мәскәүдә махсус техникумны тәмамлап туку фабрикасында эшли hәм шуннан пенсиягә дә чыга. Малайларын да татарча сөйләшергә өйрәтеп, авылдашлар белән аралаштырып, татар рухында тәрбияләргә тырыша.

Рәхилә апаның әтисе - “Пәкруз” Фатих абзый (1897 елгы) ополченец булып Бөек Ватан сугышына китә hәм 1941 елда Вязьма янында hәлак була. Гаилә ятим кала.

Әле мәрхүм-шәhит Җәфәр Нәсибуллинның әтисе Әнвәр абыйның нәселенә дә тукталыйк.

Әнвәр абзый (1937 елда Сабачайда туган) Шөмерле шәhәренең бер оешмасында шофер булып эшли, 1963 елларда Мәскәүгә күченә. Анда башта автобус йөртә, аннан бер авылдашы (“Әлче” Абделбәре) чакыруы белән Бадаев исемендәге заводка эшкә урнаша. Янында байтак кына авылдашлар да эшли. Озакламый Рәхилә апа белән гаилә дә кора.

Әнвәр абзыйның әтисе Гани абзый (1900-1972 елларда яшәгән) Бөек Ватан сугышында катнашып, бер аягын өздереп агач аяктан кайткач, сугыштан соң гаиләсен алып (йортын калдырып) Шөмерлегә күчә. Yзенә кәсеп тә таба: ат кылыннан щеткалар, пумалалар ясап сата, сөяк-чүпрәк җыеп та туган авылына килеп йөри. Ике кушаматы өстенә (“Чебен” Ганиы, “Хәят” Ганиы - әнисенең исеме буенча) “Аксак” Гани дип тә йөртелә.

Хәзерге вакытта “Кындырча” урамында (Барятинога чыга торган урам) Гани абзыйның йорт туфрагында “Султан” Нәҗип абзыйның нәселе (башка урамнан күчкәннәр) яши. “Хәят” Гани абзыйның әтисе Нәсибулла исемле, әнисе Хәяттай.

Бергә гаилә төзегән “Хәят” Гани абзый белән “Мыням” Зәйнәп апаның туган йортлары бик якында, аралары нибары 150 метрда гына урнашкан булган.

Гани абзыйның hәм Зәйнәп апаның Әнвәр абзыйдан башка тагы Әмир исемле улы, Рабия, Сания, Зөhрә исемле кызлары туган. Шөмерледә шоферлыкка укыган авыл егетләренең байтагы hәрвакытта да Әмир абзыйның йортында “квартирага” урнаша торган булганнар. (Шөмерледә яшәүче башка авылдашлар да “квартира” тоткан).
Әнвәр абзый белән Рәхилә апаның икенче улы Равил (1968 елгы) 2010 елда юл hәлакәтендә вафат була. Хәзер инде беренче уллары Җәфәр дә әти-әнисен үзләрен генә калдырып, дөньядан китте.

Мәрхүм-шәhит Җәфәр Нәсибуллинның әти-әнисе - Әнвәр абзый белән Рәхилә апаның hәм Җәфәрнең үз гаиләсенең дә (хатыны hәм быел укырга керәчәк Тимур исемле улы бар) кайгы-хәсрәтләре чиксез. Һәлакәтнең, фаҗиганең төп сәбәбе дә ачык түгел. Мәрхүмнәрнең туганнар каберлегенә кайчан җирләнәчәкләре дә билгесез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100