news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искәртте.

Татарстанда (шул исәптән Казанда) 28 июль кичендә, төнлә һәм көндез секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил, яшенле яңгырлар, шулай ук урыны белән боз явуы көтелә.

Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә.

«Урамда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot