Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЦСКА хоккей командасына баш тренер итеп Игорь Никитин билгеләнде
Клуб җитәкчелеге яңа остаз алдына Гагарин кубогын яулау бурычын куя.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Мәскәүнең ЦСКА хоккей командасына баш тренер итеп 44 яшьлек Игорь Никитин билгеләнгән. Бу хакта клубның рәсми сайтында хәбәр ителә. Соңгы өч сезонда Игорь Никитин ЦСКА командасында өлкән тренер вазифасын башкарды, шулай ук Россия җыелмасының тренерлар штабына да керде.
Исегезгә төшерәбез, 2016-2017 елгы уңышсыз сезоннан соң ЦСКА хоккей клубы җитәкчелеге команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов белән килешүне өзде. Ул команданы 2014-2017 елларда җитәкләде, әмма Мәскәү клубы Гагарин кубогын яулый алмады. Бу сезонда, мәсәлән, ЦСКА плей-оффның икенче раундында ук Ярославльнең "Локомотив" командасына оттырды.
Яңа баш тренер һәм тиздән төзеләчәк тренерлар штабы алдына клуб җитәкчелеге Гагарин кубогын яулау бурычын куя. Бу хакта ЦСКА хоккей клубы президенты Игорь Есмантович җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз