news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлы министрлык башлыгы таныш булмаган телефон номерларыннан саклану чарасын әйтте

Айрат Хәйруллин аңлатканча, шәхси мәгълүматлар ешрак коммерция секторыннан алына.

Цифрлы министрлык башлыгы таныш булмаган телефон номерларыннан саклану чарасын әйтте

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин таныш булмаган номерлардан килгән шалтыратулардан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәш бирде. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Мин ышанам, кибеттә дисконтлы картаны рәсмиләштергәндә, сез килешүдә вак хәрефләр белән нәрсә язылганны укымагансыз. Ә анда сез өченче затларга үзегезнең мәгълүматларны тапшырырга рөхсәт бирәсез, дип язылган. Аннары сезнең телефон номерын тагын 10 тапкыр саталар», - диде Хәйруллин һәм бу мәсьәләләрдә мөмкин кадәр пөхтә булырга кирәк дип өстәде.

Шундый ук хәл кулланучылар сайтларда куллану килешүен укымыйча теркәлгәндә күзәтелә.

Хәйруллин сүзләренә караганда, шәхси мәгълүматлар ешрак коммерция секторыннан китә. Министр искәртеп узганча, мәгълүматларны сату яки аларның таралуына юл кую - җинаять эше.

«Хәлне контрольдә тотучы вәкаләтле орган - Роскомнадзор. Шуңа күрә анда гариза язарга һәм теләмәгән шалтыратулар килә торган номерны тапшырырга мөмкин», - дип киңәш итте Айрат Хәйруллин.

Татарстан министрлыгы башлыгы белән әңгәмәне Sntat газетасында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100