news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Цифрлы хезмәт кенәгәсенең барлык мәгълүматлары Россия Пенсия фондында сакланачак

Электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге барлык мәгълүматларны диярлек саклаячак.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Цифрлы хезмәт кенәгәсенең барлык мәгълүматлары Россия Пенсия фондында сакланачак. Ул кәгазь хезмәт кенәгәсендә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар исемлеген, шул исәптән эш урыны һәм вакыты, вазифасы, квалификациясе, кабул итү һәм эштән азат итү көннәре, шулай ук хезмәт шартнамәсен туктату нигезләрен саклаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

«Пенсия фондында мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль персоналаштырылган исәпкә алу турындагы закон буенча, анда Россиянең һәр кешесенә индивидуаль шәхси счет алып барыла», — диде ул.

Хәзер шәхси шәхси счет эчендә «Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат» дигән аерым бүлек барлыкка киләчәк. 2020 елдан башлап барлык эш чорлары турында мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтында, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, Россия Пенсия фондының территориаль органына шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

«Эш бирүче Пенсия фондында саклана торган хезмәткәргә биргән бөтен мәгълүмат гражданнарга өземтә рәвешендә биреләчәк», — диде спикер.

Өстәвенә, 2020 елның 31 декабренә кадәр Россиянең барлык гражданнары эш бирүчегә хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару яки кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында ирекле формада язма гариза бирергә тиеш булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot