news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлы «Хәләл экосистемасы» бөтен дөньяда эшләячәк

Товарның сыйфатын, Ислам кануннарына туры килү-килмәвен күрсәтә торган системаны куллану турында БРИКС илләре белән килешү төзелгән инде.

Цифрлы «Хәләл экосистемасы» бөтен дөньяда эшләячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда тәкъдим ителгән азык-төлекнең хәләл булу-булмавын күрсәтә торган цифрлы «Хәләл экосистемасы» Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда кулланылачак.

«Система хәләл товарларны Татарстанда гына түгел, ә бөтен дөньяда маркировкалау өчен эшләнгән. «Хәләл экосистемасы“н тәкъдим иткән Universa Blockchain оешмасы җитәкчесе Александр Бородич цифрлы хезмәт күрсәтү турында БРИКС илләре белән килешү төзеде. Ә бу планетада яшәүчеләрнең 43 проценты дигән сүз», — диде «Ислам юридик үзәге» җитәкчесе Җәлил Мостафин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Хәләл экосистемасы» кулланучыларга продукциянең хәләл булу-булмавын күрсәтә. Моның өчен кибеттәге товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерергә һәм сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керергә кирәк.

«Чыннан да, «Хәләл экосистемасы“н теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы телдә файдаланырга мөмкин. Ләкин әлеге технологиянең нәкъ тә Татарстанда барлыкка килүе бик әһәмиятле», — дип билгеләп үтте Universa Blockchain компаниясе җитәкчесе Александр Бородич.

БРИКС — Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан торган төркем. Әлеге биш дәүләттә якынча 3 миллиард кеше яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100