news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Цариковский: торак-коммуналь хуҗалык тарифларын формалаштыру алымын тамырдан үзгәртү кирәк

Бүген Россиядә еш кына элегрәк гамәлдә булган тарифка дефлятор өстиләр һәм арттырылган тариф кертәләр.

Цариковский: торак-коммуналь хуҗалык тарифларын формалаштыру алымын тамырдан үзгәртү кирәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген Россиядә еш кына элегрәк гамәлдә булган тарифка дефлятор өстиләр һәм арттырылган тариф кертәләр. Тарифларны формалаштыру алымын тамырдан үзгәртергә кирәк, дип белдерде статс-секретарь - Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский журналистларга.

«Монополиягә каршы федераль хезмәттә еш кына тарифларны тикшергәндә аңа булмаган әйберне өстәүгә бәйле проблема белән очрашалар. Минем фикеремчә, тарифларны формалаштыру алымын тамырдан үзгәртергә кирәк», - дип искәртте ул.

Цариковский әлеге уңайдан чүп түгүгә бәйле тарифны мисал итеп китерде. Ул чүпне «ГАЗ-53» йөк автомобильләренә төяп җибәрәләр дип фаразлый.

«ГАЗ-53» автомобилен соңгы тапкыр кайчан күрдегез? Минем аны балачакта күргәнем бар. Миңа инде 50 тулып китүен исәпкә алсак, моның шактый күптән булуы аңлашыла», - диде Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot