news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Илсур Нурисламов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Илсур Мансур улы Нурисламов бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илсур Мансур улы 1931 елның 21 мартында Арча районының Курса авылында туа. Сугыш вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Җиңел сәнәгать институтын тәмамлый», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә ветеран хатыны һәм кызы белән яши. Нурисламов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot