Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Разия Низамиевага 94 яшь тулды
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Низамиева Разия Хәсибулла кызына 10 майда 94 яшь тулды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Низамиева Разия Хәсибулла кызы 1932 елның 10 маенда ТАССРның Куйбышев районында туа. Гаиләдә җиде бала була. Әти сугыштан инвалид булып кайта. Олы абыйсы да сугышта катнаша. Сугыш вакытында балалар колхозда олыларга төрле булыша», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Разия Хәсибулла кызы җиде класс тәмамлаган. 1948 елда Казаннан китә. Төзелештә, шулай ук 144 нче хәрби заводта эшли.
Низамиева «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз