news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Кәүсәрия Нургатинага 95 яшь тулды

Фото: шәхси архивтан

Татарстанның Чистай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Кәүсәрия Әскәр кызы Нургатинага 95 яшь тулды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кәүсәрия Әскәр кызы 1931 елның 9 мартында Чистай районының Татар Баганалысы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 15 бала арасында ул иң кечесе була. Гаилә бик ярлы яши, ачлыктан интегәләр, алабута көлчәсе ашыйлар, кычыткан ашы пешерәләр. Беренче сыйныфка барырга вакыт җиткәч, кызның аяк киеме булмый, ул мәктәпкә яланаяк китә.

Бөек Ватан сугышы башланганда Кәүсәриягә ун яшь була, ул өлкәннәргә чәчәргә, уңыш җыярга, терлек азыгы, утын әзерләргә булыша, фермада сыер савучыларга ярдәм итә. Сугыштан соң, җиде сыйныфны тәмамлагач, кошчылык фабрикасында эшли башлый. 1952 елда Костромага китеп, текстиль фабрикасына урнаша. 1953 елда кияүгә чыга, ике кыз һәм ике уллары дөньяга килә.

1961 елда ире вафат була, хатын балалары белән ялгызы кала. 1964 елда улы һәм кызы белән туган авылына кайта, калган ике баласы вафат була. Туган авылында кошчылык фабрикасына урнаша, пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң биш ел дәвамында фабрикада эшләвен дәвам итә, аннары эшчеләргә төшке аш әзерли. 78 яшькә кадәр үз хуҗалыгында хезмәт куя, печән әзерли, мал-туар асрый.

Хәзер Кәүсәрия Нургатина кызы Сәрия Гомәр кызы тәрбиясендә яши. Аның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Улы Рамай Гомәр улы Казанда гомер итә. Тыл хезмәтчәне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot