news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Стецурга 98 яшь тулды

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Стецурга бүген 98 яшь тулды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Мария Федоровна 1928 елның 28 маенда ТАССРның Апас районы Федоровское авылында туа. Калининградта техникумда инженер-конструктор белгечлеген үзләштерә. 1942 елда 708нче заводта бригадир булып эшли. Аннары хезмәт эшчәнлеген «Пишмаш» заводында конструкторлык бүлегендә дәвам итә. 1950 елда Мария Федоровна Стецур Юрий Степановичка кияүгә чыга. 1991 елдан – лаеклы ялда», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Мария Федоровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot